- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Чишмә елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 40 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан
1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Архангельский исеме белән дә искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, дуңгыз асрау. Туку, кирпеч сугу, балыкчылык кәсепләре үсеш ала, авыл чигүчеләр белән дан тота.
1882–1891 елларда ике агач чиркәү Архангел Михаил, Петр һәм Павел чиркәүләре (икеседә 1793 елда төзелә) урынына Архангел Михаил чиркәве корыла. 1939 елда чиркәүдән чаң алына, икмәк саклау-сату бинасы итеп файдаланыла, 1990 елда яңадан эшли башлый (псевдоренессанс стилендәге эклектика дини архитектура истәлеге).
XX йөз башында чиркәү, земство мәктәбе (1870 елдан), тимерчелек, 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 2868,1 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Чистай өязе Олы Талкыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.
Хәзер – Кармалы авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Свобода” колхозы (беренче – рәисе П.М.Зиновьев) оештырыла. 1959 елда “Свободный труд” (Городище авылы) һәм “Буденновец” (Свердловец поселогы) колхозлары белән “Гигант” колхозына (авыл – үзәк утар) берләштерелә.
1997 елдан “Гигант” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1998 елдан “Кармалы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 1999 елдан “Химкомбинат Агро” акционерлык җәмгыятенең “Кармалы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Кармалы” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.
1953 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1980 елда аның бинасына Городище авылыннан тулы булмаган урта мәктәп күчерелә, мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшли.
Мәдәният йорты (1976 елда яңа бина төзелә), китапханә (1954 елда элеккеге сәүдә йортында ачыла, 1976 елда мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (2000 елдан, иске мәктәп бинасында), табиб амбулаториясе (2015 елда яңа бина салына), ветеринария дәваханәсе (2016 елдан), баскетбол-волейбол мәйданчыгы (2021 елдан мәктәп территориясендә).
Мәдәният йортында “Мелодия” рус вокаль коллективы (2022 елдан) эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Кармалы каберлеге (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) табыла.
1782 елда – 128 ир-ат;
1859 елда – 655,
1897 елда – 1365,
1908 елда – 1395,
1920 елда –1380,
1926 елда – 1144,
1938 елда – 1102,
1949 елда – 749,
1958 елда – 693,
1970 елда – 753,
1979 елда – 660,
1989 елда – 449,
2002 елда – 661,
2010 елда – 576,
2022 елда – 574 кеше (руслар – 92%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.