Тарихы

1865–1867 елларда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Котловка исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, бакчачылык, балыкчылык, сәүдәгәр Стахеевларның “Изге Чишмә” утарында көнлекче булып эшләү. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 169,8 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында икмәк саклау-сату кибете эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Түбән Кама шәһәрендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла. 1957 елдан “Красный Ключ” совхозы (үзәк утары – Красный Ключ поселогы), 1965 елдан “Нижнекамский “ совхозы (үзәк утары – Олы Афанас авылы).

Мәдәният

Авыл янында археология истәлеге – Дмитриевка туктаулыгы (неолит) табыла.

Күренекле кешеләре

В.В.Марковников (1866–1917) – җәмәгать эшлеклесе, 4 нче Дәүләт Думасы депутаты (1912–1917 елларда), 3 дәрәҗә Изге Анна ордены кавалеры;

Л.С.Матросов (1931–2005) – табиб, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган табибы, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1870 елда – 41,
1906 елда – 153,
1920 елда – 190,
1926 елда – 198,
1938 елда – 256,
1949 елда – 245,
1958 елда – 187,
1970 елда – 140,
1979 елда – 206,
1989 елда – 53,
2002 елда – 25,
2010 елда – 21 кеше (руслар).