Административ-территориаль буйсынуы

1921 елда Күбәк, Пучы, Уразмәт авылларыннан (хәзер ТРның Актаныш районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Беренче исеме – Тур Инеш, шулай ук Яңа Күбәк исеме белән билгеле.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Әмәкәй волостенда. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Иске Карамалы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Игенче” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ш.Разиев). 1953 елда – берләштерелгән “Алга” колхозы (Иске Карамалы, Күбәк авыллары), 1960 елда “Урал” колхозы составына керә, 1965 елда Куйбышев исемендәге колхозы булып аерылып чыга.

1991 елда “Калмыя” колхозы итеп үзгәртелә, 1993–2005 елларда “Калмыя” күмәк предприятиесе, 2000 елдан “Мелиорация” ачык акционерлык җәмгыятенең “Түреш” ярдәмче хуҗалыгы, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда авылда мәчет төзелә, 1930 елда бинасы башлангыч мәктәпкә бирелә, 1960 елда искесе урынында яңа мәктәп бинасы төзелә, 2000 елларда мәктәп ябыла. 1934 елда клуб ачыла (1960 елда яңа бина төзелә), хәзер эшләми.

“Харрас” чишмәсе төзекләндерелә (2012 елда).

Күренекле кешеләре

М.З.Әхмәтҗанов (1950 елда туган) – шагыйрь, төбәк тарихын өйрәнүче, ТРның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданы;

Н.Г.Әюпов (1936–2008) – актер, ТАССРның халык артисты, ТАССР һәм РФнең атказанган артисты (2014 елда Күбәк мәктәбе бинасында (шул мәктәпне тәмамлый) аңа мемориаль такта куела);

Х.Г.Әюпов (1946–2008) – шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2014 елда Күбәк мәктәбе бинасында (шул мәктәпне тәмамлый) аңа мемориаль такта куела);

Г.Ә.Гәрәев (1937 елда туган) – химия фәннәре докторы, РСФСРның атказанган химигы;

М.Б.Гаттаров (1924 – ?) – ТРның атказанган агрономы, “Урал” колхозы рәисе (1959–1980 елларда), (2014 елда Күбәк мәктәбе бинасында (шул мәктәпне тәмамлый) аңа мемориаль такта куела);

Л.Л.Леронов (Ләбиб Лерон) (1961 елда туган) – язучы, журналист, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1926 елда – 193,
1938 елда – 274,
1949 елда – 292,
1958 елда – 256,
1970 елда – 326,
1979 елда – 222,
1989 елда – 98,
2002 елда – 74,
2010 елда – 62,
2017 елда – 41 кеше (татарлар).