Тарихы

1904 елда Татар Мөшегесе авылыннан (хәзер ТРның Минзәлә районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1913 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1910 елдан, 1929 елда бинасы клубка бирелә), мәктәп була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Симәк авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Торыш” колхозы (беренче рәисе – Х.Гыйльфанов) оештырыла, 1961 елда берләштерелгән “Алга” колхозы составында. 1994 елдан “Алга” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, клуб (1929 елдан, 2000 елда яңа бина төзелә), “Данияр” мәчете бар.

Клуб каршында “Сәхнә” театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

И.А.Зиннуров (1952 елда туган) – зоотехник, галим агроном, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1913 елда – 355,
1920 елда – 412,
1926 елда – 412,
1938 елда – 506,
1949 елда – 446,
1958 елда – 428,
1970 елда – 437,
1979 елда – 370,
1989 елда – 260,
2002 елда – 215,
2010 елда – 191,
2017 елда – 149 кеше (татарлар).