Тарихы

XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз –XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чана һәм тәгәрмәч ясау кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы чорында авылда Е.И.Пугачёв ягында көрәшүчеләр отряды оештырыла.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, мәктәп һәм икмәк саклау-сату кибете була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 217 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Исәнсеф авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Сатурн” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Гыйльфанов), 1948 елда аның составына Молотов исемендәге колхоз (Иске Сәет авылы) керә, 1957 елда берләштерелгән “Урожай” колхозы составында. 1994 елдан “Уңыш” күмәк предприятиесе, 2006 елдан крәстиян-фермер хуҗалыгы, “Урожай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Уңыш” бүлеге, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда башлангыч мәктәп ачыла.

Авылда урта мәктәп (1971 елдан), мәдәният йорты (1975 елда яңа бина төзелә), китапханә (1953 елдан, мәдәният йорты бинасында урнаша), балалар бакчасы (1971 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.

Мәктәп каршында һәм китапханәдә төбәк тарихын өйрәнү музейлары эшли. Мәктәптә Мөслим балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бар.

Мәктәп бинасында шул мәктәпне тәмамлаган Советлар Союзы Герое Г.В.Вәҗетдиновка мемориаль такта куелган.

Халык саны

1816 елда – 83,
1834 елда – 246 ир-ат;
1870 елда – 541,
1884 елда – 594,
1897 елда – 645,
1913 елда – 778,
1926 елда – 756,
1938 елда – 614,
1949 елда – 409,
1958 елда – 437,
1970 елда – 486,
1979 елда – 474,
1989 елда – 374,
2002 елда – 358,
2010 елда – 381,
2017 елда – 345 кеше (татарлар).