Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Беренче исеме – Зур Бәрәш.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет (1847 елдан), мәктәп, 2 су тегермәне эшли. XX йөз башында мәчет, мәдрәсә (1913 елдан), мәктәп була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 738,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Вәрәшбаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл көч” колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән “Путиловец” колхозы (Мөслим авылы) составына керә. 1961 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1994–2005 елларда “Чулпан” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Сурунчак” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, соңрак “Исламов” крәстиян-фермер хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә крәстиян-феремер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит терлекчелеге шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1948 елда – клуб (яңа бина төзелә), 1952 елда медицина пункты ачыла.

Авылда башлангыч мәктәп (1919 елдан), китапханә (1954 елдан), балалар бакчасы (1983 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында урнаша, 1980 елда яңа бина төзелә), “Рамазан” мәчете (1996 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында театр коллективы (2004 елдан, 2011 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Р.Г.Хафизова), “Беләзегем-йөзегем” фольклор ансамбле, “Аллария-лария” хореография коллективы, (барысы да 2014 елдан), “Зиләйлүк” вокаль ансамбле (2014 елдан) эшли. Авылда “Дуслык” чишмәсе төзекләндерелгән (1996 елдан).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Иске Вәрәш авыллыгы (Имәнкискә культурасы), Иске Вәрәш шәһәрлеге (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

М.Ә.Баһауов (1940–2003) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе (1975–1990 елларда “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы директоры), ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры;

Ф.Н.Баһаветдинов (1958 елда туган) – юрист, юридик фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, ТРның атказанган юристы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1834 елда – 50 ир-ат;
1858 елда – 205,
1870 елда – 230,
1884 елда – 242,
1913 елда – 464,
1920 елда – 505,
1926 елда – 497,
1938 елда – 524,
1949 елда – 561,
1958 елда – 493,
1970 елда – 540,
1979 елда – 485,
1989 елда – 438,
2002 елда – 378,
2010 елда – 385,
2017 елда – 399 кеше (татарлар).