Тарихы

1735 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет (1936 елда манарасы киселә, бинасы клубка бирелә, 1966 елда сүтелә), 2 мәктәп (1837, 1859 еллар), су тегермәне була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 2350,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Уразмәт авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Марс” колхозы (беренче рәисе – М.Латыйпов) оештырыла. 1958 елда Ленин исемендәге колхоз белән К.Маркс исемендәге колхозга берләшә, 1991 елда мөстәкыйль “Таң” колхозы булып аерылып чыга. 1995 елдан “Таң” күмәк предприятиесе, 2000–2005 елларда “Уразмәт” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – җидееллык (2000 елда яңа бина төзелә), 1960 елларда – сигезьеллык, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2017 елда ябыла.

Авылда клуб, балалар бакчасы (1966 елда яңа бина төзелә, хәзер мәктәп бинасында урнашкан).

Клуб каршында “Җырлыйбыз да, биибез дә” балалар вокаль коллективы, “Ак калфак” театр коллективы (икесе дә 2012 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Сикия авыллыгы (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

Н.И.Газетдинов (1953 елда туган) – юридик фәннәр кандидаты, ТРның атказанган юристы, РФнең мактаулы адвокаты.

Халык саны

1795 елда – 169 кеше;
1816 елда – 94 ир-ат;
1834 елда – 250,
1859 елда – 464,
1870 елда – 562,
1897 елда – 661,
1902 елда – 407,
1913 елда – 922,
1920 елда – 927,
1926 елда – 742,
1938 елда – 710,
1949 елда – 435,
1958 елда – 378,
1970 елда – 282,
1979 елда – 201,
1989 елда – 162,
2002 елда – 126,
2010 елда – 88,
2017 елда – 76 кеше (татарлар).