Административ-территориаль буйсынуы

1931 елда “Овцевод” совхозы бүлеге буларак нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Баланлы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Овцевод” колхозы оештырыла, 1948 елда “Мөслим” совхозы составына керә. 1962 елда “Шуганский” терлек симертү совхозы булып аерылып чыга. 1996 елдан “Шуганка” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Мөслим агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлеге, 2016 елдан “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1979 елда – тулы булмаган урта (яңа бина төзелә), 1984 елда – урта, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (1979 елдан, 1986 елда яңа бина төзелә, 2014 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1957 елдан, 1980 елда яңа бина төзелә), китапханә (1957 елдан, башта мәдәният йорты бинасында урнаша, 2004 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1960 елда медпункт буларак ачыла, хәзер мәктәп бинасында урнашкан).

Күренекле кешеләре

И.Г.Илдарханов (1944 елда туган) – журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1938 елда – 1624,
1949 елда – 1721,
1958 елда – 883,
1970 елда – 915,
1979 елда – 772,
1989 елда – 505,
2002 елда – 470,
2010 елда – 420,
2017 елда – 356 кеше (татарлар – 80%).