Тарихы

1701 елдан мәгълүм. Казан губернасының Казан һәм Мамадыш өязләреннән чыккан татарлар тарафыннан нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет (1906 елда тузган мәчет урынына яңасы төзелә), мәдрәсә (1894 һәм 1906 елларда биналары төзелә), мәктәп, су тегермәне була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1531,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Симәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Венера” колхозы (беренче рәисе – И.Сабиров) оештырыла. 1959 елда аның составына “Мәгариф” колхозы (Елгабаш авылы) керә. 1961 елда берләштерелгән “Алга” колхозы составында. 1994 елдан “Алга” күмәк предприятиесе.

Халкы терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934 елда авылда трахоматоз пункты була.

1923 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (башта элекке мәчет бинасында урнаша), 1936 елда – җидееллык (1939 елда яңа бина төзелә), 1970 елда – урта, 1986 елда – тулы булмаган урта, 2017 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында “Туган як” төбәк тарихын өйрәнү музее эшли.

Хәзер балалар бакчасы (1985 елдан, 2009 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1977 елда яңа бина төзелә), китапханә (1978 елдан, мәдәният йортында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты, “Сөймәк” мәчете (2003 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Әйлән-бәйлән”хор коллективы (2010 елдан), “Сәйлән” хореография коллективы һәм “Илһам” театр коллективы (икесе дә 2011 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.М.Газизов (1937–2008) – химик технолог, техник фәннәр докторы, Башкортстан Республикасы һәм РФнең атказанган химигы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Г.Галимов (1951 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр кандидаты, РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Э.М.Шәрифуллина (1947 елда туган) – язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1816 елда – 82 ир-ат;
1859 елда – 306,
1870 елда – 340,
1884 елда – 521,
1897 елда – 543,
1920 елда – 734,
1926 елда – 655,
1938 елда – 743,
1949 елда – 441,
1958 елда – 377,
1970 елда – 353,
1979 елда – 385,
1989 елда – 315,
2002 елда – 269,
2010 елда – 269,
2017 елда – 211 кеше (татарлар).