Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда Горбуновка авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Мөслим волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Иске Карамалы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Примерный пахарь” колхозы оештырыла, 1952 елда – берләштерелгән “Алга” колхозы, 1960 елда “Урал” колхозы составына керә. 1965 елда  Куйбышев исемендәге колхоз булып аерылып чыга. 1991 елдан “Яңа Карамалы” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Халык саны

1926 елда – 69,
1938 елда – 111,
1949 елда – 116,
1958 елда – 121,
1970 елда – 94,
1979 елда – 48,
1989 елда – 14,
2002 елда – даими яшәүчеләр юк,
2010 елда – 1,
2017 елда – даими яшәүчеләр юк.