Административ-территориаль буйсынуы

1907–1910 елларда Иске Сәет авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы  кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Исәнсеф авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Заря” колхозы оештырыла, 1963 елда берләштерелгән “Урожай” колхозы составына керә. 1993 елда – “Яңа Сәет”, 1994 елда берләштерелгән “Яңа Сәет” колхозы булып аерылып чыга (Яңа Сәет, Мари Бүләр авыллары, Усаклык поселогы), 1995 елдан “Яңа Сәет” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда мәктәп һәм клуб ачыла. Хәзер башлангыч мәктәп (балалар бакчасы бинасында), балалар бакчасы (1988 елдан), мәдәният йорты (1978 елда яңа бина төзелә), китапханә (1978 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (балалар бакчасы бинасында), мәчет (1993 елдан) бар. 

Күренекле кешеләре

Ф.А.Абдуллин (1937 елда туган) – язучы, публицист, шагыйрь, драматург;

Д.Г.Маликов (псевдонимы Зөлфәт) (1947–2007) – шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Мөслим авылында бер урам аның исеме белән атала;

З.Н.Солтанов (1942 елда)  – ТРның атказанган зоотехнигы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1913 елда – 510,
1920 елда – 729,
1926 елда – 570,
1938 елда – 628,
1949 елда – 530,
1958 елда – 510,
1970 елда – 554,
1979 елда – 442,
1989 елда – 301,
2002 елда – 258,
2010 елда – 235,
2017 елда – 190 кеше (татарлар).