Тарихы

1735 елдан Олы табын буларак мәгълүм. Башкортларның кара-табын нәселеннән чыгучылар тарафыннан нигез салына (Урал алды территориясе, хәзерге Башкортстан Республикасы).

XVIII йөз –XIX йөзнең беренче яртысында  халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында, Тугаш авылында оештырылган отряд составында актив көрәшә. 

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәктәп була. XX йөз башында 2 мәчет (1936–1939 елларда манаралары киселә), мәктәп, мәдрәсә (1909 елдан, 1923 елда ябыла), базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1219,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Түбән табын авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ык буе” колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән М.Вахитов исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан М.Вахитов исемендәге күмәк предприятие, 2003 елдан “Родные края-Туган як” агрофирмасы”  җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда башлангыч мәктәп ачыла (1927–1961 елларда элекке мәчет бинасында урнаша), 1930 елда – җидееллык, 1931 елда – тулы булмаган урта, 1936–1939 елларда И.В.Сталин исемен йөртә (1961 елда яңа бина төзелә), 1974 елда урта мәктәп (1981 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп статусында Югары Табын авылына күчерелә.

2016 елдан мәктәп бинасында сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат урнаша (1971 елда Тойгелде ярдәмче мәктәбе буларак оештырыла). 2019 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла.

1934 елда авылда трахомотоз пункты эшли.

Авылда китапханә (1949 елдан, 1971 елдан – мәдәният йорты, 2007 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты  (2007 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (ярдәмче мәктәп бинасында) бар.

Авылда М.Вахитовка һәйкәл куелган (хәзер начар хәлдә), колхоз аның исемен йөрткән.

Күренекле кешеләре

З.Н.Харисов (1956 елда туган) – актер, РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты;

Ф.Х.Хуҗин (1933–1978) – җиңел атлетика буенча спортчы, СССРның мактаулы спорт остасы, 10 километрга йөгерүдә РСФСР (1960 ел) һәм СССР (1960 ел) чемпионы, “Милләтләр кроссы” халыкара ярышларында җиңүче (Женева, 1963 ел).

Халык саны

1859 елда – 313,
1870 елда – 340,
1884 елда – 446,
1897 елда – 632,
1913 елда – 879,
1920 елда – 814,
1926 елда – 550,
1938 елда – 594,
1949 елда – 671,
1958 елда – 344,
1970 елда – 316,
1979 елда – 262,
1989 елда – 244,
2002 елда – 224,
2010 елда – 211,
2017 елда – 180 кеше (татарлар).