Тарихы

1856 елда Эске эшләр министры А.М.Горчаков биләмәсендәге Орлов һәм Курск губерналары крәстияннәре тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Дубровка, Языково, Рус Ташлыяры, Горчаковка исемнәре белән телгә алына.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм мич чыгару кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда җил тегермәне була. XX йөз башында чиркәү, катнаш чиркәү-приход мәктәбе (1983 елда А.И.Куракин акчасына ачыла; 1895 елда 44 ир бала һәм 4 кыз бала укый), җил тегермәне эшли, дүшәмбе саен базар уздырыла.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1073 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Карамалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Михайловка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Искра” колхозы оештырыла, 1957 елда берләштерелгән “Мөслим” колхозы составына керә, 1975 елда “Михайловский” совхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Михайловка” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Мөслим” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан “Намус” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, орлыкчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1940 елда – җидеелык, 1966 елда урта (1972 елда яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә.

1951 елда участок хастаханәсе ачыла.

Авылда балалар бакчасы (1972 елдан, 2008 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1929 елда клуб буларак ачыла, 1982 һәм 2016 елларда яңа биналар төзелә), китапханә (1930 еллардан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” фольклор ансамбле (1986 елдан өлкәннәр составы, 2002 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – В.И.Титкова, “Калинка” балалар составы 2015 елдан), “Романтика” театр коллективы (2010 елдан) “Русские узоры” хореография коллективы (2013 елдан) эшли.

Халык саны

1858 елда – 481,
1870 елда – 480,
1884 елда – 692,
1897 елда – 715,
1913 елда – 625,
1920 елда – 650,
1926 елда – 520,
1938 елда – 527,
1949 елда – 411,
1958 елда – 291,
1970 елда – 350,
1979 елда – 286,
1989 елда – 652,
2002 елда – 554,
2010 елда – 515,
2017 елда – 548 кеше (руслар – 50%, татарлар – 48%).