- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мөслим районындагы авыл. Мөслим авылыннан 17 км төньяктарак, Ык елгасыннан 1 км ераклыкта урнашкан
1762 елдан мәгълүм.
1861 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.
1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы чорында авылда Е.И.Пугачев ягында көрәшүчеләр отряды оештырыла.
XX йөз башында авылда мәктәп (1900 елдан) була. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1406 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.
Хәзер Керәш Шуран авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз (беренче рәисе – Е.Алчин) оештырыла. 1936 елда аның составына “Радость” колхозы (Татар Шураны авылы) керә, 1950 елда – К.Маркс исемендәге колхоз, 1958 елда “Коммунизм” колхозы составына керә. 1963 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә.
1994 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе, соңрак “Урожай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1934 елда авылда трахоматоз пункты эшли.
Авылда мәдәният йорты (1960 һәм 1989 елларда яңа биналар төзелә), китапханә (1940 елдан, 1960 елдан мәдәният йорты бинасында, 1987 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, бар.
Мәдәният йорты каршында “Дуслык” хореография коллективы, “Офык” балалар театр коллективы (икесе дә 2013 елдан) эшли. “Мәрхабә” чишмәсе төзекләндерелгән.
Авыл тирәсендә археология истәлеге – Керәш Шуран шәһәрлеге (Пьянобор культурасы) табыла.
1859 елда – 106,
1870 елда – 262,
1884 елда – 239,
1920 елда – 436,
1926 елда – 516,
1938 елда – 489,
1949 елда – 344,
1958 елда – 314,
1970 елда – 273,
1979 елда – 208,
1989 елда – 155,
2002 елда – 145,
2010 елда – 134,
2017 елда – 132 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.