- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мөслим районындагы поселок. Мөслим авылыннан 22 км төньяк-көнбатыштарак, Ык елгасы буенда урнашкан
1907–1912 елларда Тәмъян, Тегермәнлек, Тугаш, Мәлләтамак авылларыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. 1921 елда тарала, 1928 елда кабат күчеп утыралар.
Оештырылган вакытыннан Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.
Хәзер Түбән Табын авыл җирлеге составына керә.
1929 елда поселокта “Спартак” колхозы (беренче рәисе – А.Зарипов) оештырыла, 1930 елда “Юлдаш” (Тугаш авылы) составына керә. 1951 елда – берләштерелгән “Ык буе” колхозы составында. 1958 елда М.Вахитов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1995 елдан М.Вахитов исемендәге күмәк предприятие, 2003 елдан “Родные края – Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
1950 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1959 елда ябыла. 1966 елда яңадан ачыла (яңа бина төзелә), соңрак кабат ябыла.
1926 елда – 68,
1938 елда – 63,
1949 елда – 70,
1958 елда – 93,
1970 елда – 54,
1979 елда – 27,
1989 елда – 9,
2002 елда – 6,
2010 елда – 6,
2017 елда – 6 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.