Административ-территориаль буйсынуы

1910 елда Рус Шуганы авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Баек авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931елда авылда “Примерный пахарь” колхозы (беренче рәисе – П.Г.Мосолков) оештырыла. 1960 елда берләштерелгән “Урал” колхозы составына керә, 1991 елда “Примерный пахарь” колхозы булып аерылып чыга (“Мөслим мелиорациясе” акционерлык җәмгыяте ярдәмче хуҗалыгы).

Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1985 елда ябыла, 1995 елда яңадан ачыла (яңа бина төзелә), 2010 елда ябыла.

Халык саны

1926 елда – 154,
1938 елда – 327,
1949 елда – 356,
1958 елда – 338,
1970 елда – 241,
1979 елда – 140,
1989 елда – 39,
2002 елда – 36,
2010 елда – 32,
2017 елда – 27 кеше (руслар, татарлар).