Административ-территориаль буйсынуы

1930 елда “Овцевод” совхозы бүлеге буларак нигез салына. 1940 елда Балтамак һәм Рантамак (хәзер ТРның Сарман районы) һәм Атлас авылларыннан крәстиян гаиләләре күченә.

Оештырылган вакытыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Михайловка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Овцевод” совхозы бүлеге һәм “Кызыл Шәрыкъ” колхозы (Чиятүбә поселогы белән бергә) оештырыла. 1950 елда “Кызыл Шәрыкъ” колхозы “Мәдәният” колхозы (Баланлы авылы) составына керә. 1948 елда “Овцевод” совхозы “Мөслим” совхозы составында, 1957 елда аның составына шулай ук “Мәдәният” колхозы керә. 1975 елда “Михайловский” совхозы итеп үзгәртелә. 1990 елда авыл “Баланлы” совхозы составында аерылып чыга.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1940 елларда авылда клуб эшли. “Әсгать”мәчете бар (2017 елдан).

Халык саны

1970 елда – 325,
1979 елда – 242,
1989 елда – 236,
2002 елда – 177,
2010 елда – 139,
2017 елда – 149 кеше (руслар – 54%, татарлар – 43%).