Административ-территориаль буйсынуы

1928 елда яңа колхоз оештыру юлы белән нигезләнә.

Оештырылган вакытыннан Мөслим районы составында. 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Иске Карамалы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Коммуна” артеле оештырыла. 1930 елда “Карл Либкнехт” колхозы итеп үзгәртелә. 1952 елда – берләштерелгән “Алга”, 1960 елда берләштерелгән “Урал” колхозлары составына керә. 1965 елда Куйбышев исемендәге колхоз булып аерылып чыга.

1991 елда “Яңа Карамалы” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе составында, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Күренекле кешеләре

Д.Ю.Хафизов (псевдонимы Дөлфәт Хәрби) (1941–2013) – подполковник, язучы, 2014 елда Күбәк мәктәбе бинасында (шул мәктәпне тәмамлый) аңа мемориаль такта куела.

Халык саны

1938 елда – 245,
1949 елда – 204,
1958 елда – 111,
1970 елда – 104,
1979 елда – 66,
1989 елда – 16,
2002 елда – 12,
2010 елда – 9,
2017 елда – 6 кеше (татарлар).