Тарихы

1795 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Чакмак исеме белән телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1830 елгы мәгълүматлары буенча, авылда мәчет һәм мәдрәсә була.

1894 елда сәүдәгәр Хәлфиннәр акчасына хәзрәт К.А.Фәйзуллин мәдрәсә өчен кирпечтән яңа бер катлы бина төзи (өлешчә сакланган, җимерелә; 1981 елга кадәр анда мәктәп урнаша; тарихи-мәдәни мирас истәлеге). XIX–XX йөзләр чигендә җәдит мәдрәсә Уфа губернасында иң абруйлы мөселман белем бирү үзәкләренең берсе санала (шәкертләре арасында күренекле татар-башкорт шагыйре Гали Чокрый була). XX йөз башында анда якынча 200 шәкерт укый. Авылда 2 мәчет, мәдрәсә, мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5204 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Шуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Олы Чакмак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Түбәк” колхозы оештырыла, 1957 елда – “Татарстан” колхозы, 1962 елда “Маяк” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Маяк” күмәк предприятиесе, 1998 елдан “Маяк” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, хәзер “Мөслим” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – җидееллык (1940 елда яңа бина төзелә), 1981 тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1941–1943 елларда анда Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр яши.

Авылда китапханә (1922 елдан), балалар бакчасы (1967 елдан), мәдәният йорты, төбәк тарихын өйрәнү музее (мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (мәдәният йорты бинасында), “Олы Чакмак” мәчете (2007 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Асылъяр” хореография коллективы, “Мизгел” театр коллективы (икесе дә 2011 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.М.Садриев (1941 елда туган) – язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданы.

Халык саны

1858 елда – 799,
1870 елда – 828,
1884 елда – 1083,
1897 елда – 1483 (Иске Чакмак авылы халкы белән),
1920 елда – 1799,
1926 елда – 1166,
1938 елда – 1172,
1949 елда – 877,
1958 елда – 675,
1970 елда – 758,
1979 елда – 668,
1989 елда – 516,
2002 елда – 502,
2010 елда – 493,
2017 елда – 490 кеше (татарлар).