Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр, асаба башкортлар һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сату өчен тирес кирпеч ясау, олаучылык кәсепчелеге тарала.

1870 елгы һәм XX йөз башы мәгълүматлары буенча, авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3386,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Шуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Баланлы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Мәдәният” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Сөләйманов), 1950 елда аның составына “Кызыл Шәрыкъ” колхозы (Чиятүбә поселогы, Элемтә авылы) керә. 1957 елда “Мөслим” совхозы составында, 1975 елда “Михайловский” совхозы итеп үзгәртелә.

1990 елда авыл “Баланлы” совхозы составында аерылып чыга. Хәзер “Мөслим” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлеге.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда авылда мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), соңрак – җидееллык, 1982 елда – урта (яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1961 елдан, 2008 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1970 елда яңа бина төзелә), китапханә (1955 елдан, 1962 елда яңа бина төзелә, 2003 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, “Корбангали” мәчете (1998 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сердәш” хореография коллективы, “Сандугач” хор коллективы, “Балкыш” театр коллективы (барысы да 2012 елдан) эшли.

1970 елда авыл уртасында Совет солдатына һәйкәл куела (авторы – И.И.Имамов).

Күренекле кешеләре

И.И.Имамов (1932 елда туган) – скульптор, агачка уеп рәсем ясаучы;

З.К.Кашапов (1923–2000) – механизатор, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнаша, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (Мөслим авылындагы Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында аның бюсты куелган).

Халык саны

1858 елда – 510,
1870 елда – 630,
1884 елда – 751,
1920 елда – 1215,
1922 елда – 847,
1926 елда – 754,
1949 елда – 595,
1958 елда – 557,
1970 елда – 649,
1979 елда – 553,
1989 елда – 386,
2002 елда – 370,
2010 елда – 312,
2017 елда – 291 кеше (татарлар).