Тарихы

1782 елдан мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, мәчет, мәктәп, су тегермәне була. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1738,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Октябрь авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла (Әндереш һәм Сөякәй авыллары, беренче рәисе – Р.Исмәгыйлев). 1930 елда – яңа “Марс” колхозы. 1952 елда “Салкын чишмә” колхозы (Сөякәй авылы) составына керә. 1958 елда Р.Исмәгыйлев исемендәге колхоз белән берләштерелеп (Октябрь авылы), М.Горький исемендәге колхозга үзгәртелә. 1991 елда “Салкын чишмә” колхозы составында аерылып чыга.

1995–2006 елларда “Игенче” күмәк предприятиесе. 1999 елдан “Вамин Татарстан” ачык акционерлык җәмгыяте. 2016 елдан “Ык” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, клуб (1960 елда яңа бина төзелә).

Клуб каршында “Шатлык” хореография коллективы, театр коллективы (2002 елдан) эшли.

Халык саны

1859 елда – 547,
1870 елда – 547,
1884 елда – 710,
1897 елда – 769,
1920 елда – 869,
1926 елда – 383,
1938 елда – 378,
1949 елда – 231,
1958 елда – 223,
1970 елда – 205,
1979 елда – 145,
1989 елда – 79,
2002 елда – 53,
2010 елда – 34,
2017 елда – 31 кеше (татарлар).