Тарихы

1732 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар һәм типтәрләргә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кәрҗин һәм чабата үрү, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1848 елдан мәгълүм), мәктәп (1870 елда ачыла), 2 су тегермәне (беренчесе – 1848 елдан, икенчесе 1896 елдан билгеле), тимерче алачыгы, 2 бакалея кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1905 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Ырыс авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл флот” колхозы оештырыла, 1959 елдан – Вахитов исемендәге колхоз составына керә. 2003 елдан – “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (үзәк утары), 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда башлангыч мәктәп ачыла (1938 елдан мәчет бинасында урнаша, 1947 елда яңа бина төзелә), 1989 елда – урта (шул ук елны яңа бина төзелә), 2016 елда Р.Закиров исемендәге тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, “Карлыгач” балалар бакчасы (1991 елдан, 2015 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2011 елдан яңа бинада), “Насыйфулла” мәчете (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Мизгел” халык уен кораллары ансамбле (2010 елдан, оештыручысы – Р.Л.Габдуллин) эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.С.Баттал (1939–2015) – язучы, публицист;

Х.Ә.Фасхиев (1958 елда туган) – автомобильләр төзү өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор.

Халык саны

1795 елда – 122,
1816 елда – 100,
1834 елда – 130 ир-ат;
1859 елда – 474,
1870 елда – 514,
1884 елда – 532,
1897 елда – 551,
1906 елда – 716,
1913 елда – 716,
1920 елда – 707,
1926 елда – 472,
1938 елда – 503,
1949 елда – 372,
1958 елда – 349,
1970 елда – 374,
1979 елда – 311,
1989 елда – 196,
2002 елда – 248,
2010 елда – 282,
2017 елда – 293 кеше (татарлар).