Эчтәлек

1920 елда оештырыла.

Аңа Усад авылындагы (Казаннан 25 км) Журавлёвлар утарындагы барлык корылмалар һәм 175 дисәтинә җир, Казанда 126 дисәтинә җир (Казан пехота юнкерлар уч-щесенең хәрби полигоны), Воскресенский монастыреның һәм Архиерей дачасының барлык корылмалары бирелә.

Беренче елларда станциядә кырчылык, селекция, болынчылык, авыл-хуҗалыгы энтомологиясе, умартачылык, бакчачылык, авыл-хуҗалыгы метеорологиясе бүлекләре, аграр лаборатория оештырыла, җитәкчеләре — И.В.Благовещенский, И.И.Штуцер, П.А.Трухин, В.И.Логинов, Ф.В.Чирков.

Казан авыл-хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең ике — Казаннан 15 км ераклыктагы Калинин исемендәге (Естачинское) һәм 120 км ераклыктагы (хәзерге Чистай сорт участогы территориясе) тәҗрибә кырлары була, аларда селекция, минераль ашламалар куллану, чиста һәм биләүле парларның ролен өйрәнү, болыннарны җиңелчә яхшырту алымы буенча эшләр алып барыла.

1929 елда арышның Е.Н.Борисова тарафыннан булдырылган «Авангард» сорты районлаштырыла.

1921 елдан Казан авыл-хуҗалыгы тәҗрибә станциясе татар һәм рус телләрендә «Казан игенчесе» («Казанский земледелец») журналын чыгара. 1929 елда бу журналда П.А.Трухинның «Болыннарны тамырдан яхшырту алымнары» («Приёмы коренного улучшения лугов»), «Татарстан болыннарының уңдырышлылыгын күтәрү юллары» («Пути к поднятию урожайности лугов Татарстана») дигән хезмәтләре басыла.

1932 елда Югары Идел селекция үзәге итеп үзгәртелә, аның җирлегендә 1935 елда Казан селекция станциясе оештырыла.

Казан авыл-хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең җитәкчеләре: Н.М.Феофанов (1920–1925), Ф.А.Александров (1925–1927), К.А.Ходжаев (1927–1932), К.Ф.Жданов (1932), А.В.Жаров (1932), К.П.Грибаков (1932), А.П.Водков (1933), М.Ә.Әхмәтшин (1934–1935).

Әдәбият

Татарскому научно-исследовательскому институту сельского хозяйства — 50 лет. К., 1971.

Авторлар — А.А.Җиһаншин, И.Н.Афанасьев