Биографиясе

1889 елның 26 декабре, Уфа губернасы, Златоуст өязенең Еланлы авылы — 1937 елның 3 августы, Мәскәү.

«Галия» мәдәсәсендә укый (Уфа шәһәре).

1913–1925 елларда Уфа мәктәпләрендә, Златоуст шәһәрендә татар-башкорт педагогика курсларында, Үзбәкстан кыз балалар институтында һәм Милли азчылык өчен мәгариф институтында (икесе дә — Ташкент) татар теле укыта.

Ленинград шәрекъ университетын тәмамлаганнан соң (1930), Казанда яши; Шәрекъ-педагогика институтында, Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында, Казан университетының Фәнни китапханәсендә эшли. «Идегәй» эпосының бер нөсхәсен язып ала һәм фәнни әйләнешкә кертә.

Хезмәтләре ислам тарихына, татар тел белеменә карый. «Күңел дулкыннары», «Күңел музыкасы» (икесе дә — Уфа, 1913) шигъри җыентыклары авторы.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Борынгы шәрык коммунасы. Уфа, 1913; 

Ислам диненең килеп чыгуы. К., 1926.

Әдәбият

Сагитов М.А. Нигматулла Гиниятуллович Хакимов (к девяностолетию со дня рождения) // Советская тюркология. 1979. № 6; 

шул ук. Возвращено имя твоё истории. Уфа, 2002.

Автор — М.Ә.Сәгыйтов