Эчтәлек

Туфракны мөстәкыйль табигый-тарихи җисем буларак өйрәнүне XIX йөз ахырында табигыять тикшерүчесе В.В.Докучаев (1846–1903) һәм аның дәвамчылары башлый, XX йөз башында табигыять белеменең яңа өлкәсе — генетик гуфрак белеме булдырыла, ул исә туфракны авыл һәм урман хуҗалыгында җитештерү чарасы һәм биоценоз компоненты буларак өйрәнә.

Мөһим бүлекләре — туфракларның формалашуы һәм үсеше (генезисы) турындагы тәгълимат, туфрак географиясе, туфракларның һәм туфрак капламының уңдырышлылыгы.

Туфрак белеме составында шулай ук туфрак үзлекләрен тикшерүче фундаменталь (физика, химия, биология, туфрак минералогиясе һ.б.) һәм гамәли (аграр, урман, мелиоратив Т.б. һ.б.) бүлекләргә аерып йөртәләр; туфрак классификациясе аерым бүлек булып тора.

Идел-Кама төбәге туфракларын беренче тикшерүләр Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыяте башлангычы белән 1880 еллар уртасында оештырыла. 1886 елда С.И.Коржинский Россиянең Европа өлешендәге көнчыгыш зонада кара туфраклы-дала өлкәсенең төньяк чигендә ботаника-география һәм туфракка мөнәсәбәтле классик тикшеренүләр үткәрә. 1887 елдандаими туфрак һәм ботаник тикшеренүләрне күп еллар дәвамында Р.В.Ризположенский һәм А.Я.Гордягин алып бара.

Туфракларның барлыкка килүе буенча Казан геоботаника мәктәбе вәкилләрендә аерым бер геобиологик күзаллау урнаша. Р.В.Ризположенский туфракның нәорганик һәм органик материя арасында бәйләүче звено буларак биосферада гаять зур масштабта урнашу идеясен беренче булып күтәрә, биосфера турындагы фәннәр интеграциясендә туфрак белеменең ролен күрсәтә.

XIX йөз ахыры — XX йөз башында Казан университеты галимнәре (В.И.Сорокин, А.Н.Остряков, В.П.Ищереков, Б.И.Горизонтов) туфрак химиясенә һәм ашламалар куллануга зур игътибар бирәләр. Казан университетында туфрак белеме кафедрасы оештырылу (1928) белән бөек галим һәм фәнне оештыручы И.В.Тюринның (соңыннан академик, СССР ФАнең Туфрак институты директоры) эшчәнлеге башлана. Аның тарафыннан урман һәм урман-дала туфракларының генезисы һәм классификациясенә караган күп кенә мәсьәләләре хәл ителә, гумусны билгеләү алымы модификацияләнә, һәм ул киң кулланыш таба.

1930 елларда һәм соңрак И.В.Тюрин дәвамчылары тарафыннан зур масштаблы туфрак карталары төзелә, аграр туфраклы районнар билгеләнә, туфракның уңдырышлылыгын арттыру чаралары күрелә (В.Н.Николаева, А.М.Мясникова, В.С.Колосков, М.Г.Шендриков һ.б.), дәүләт сорт-тәҗрибә участокларының туфраклары җентекләп тикшерелә (М.А.Винокуров һ.б.), туфракларны известьләү мәсьәләләре өйрәнелә (В.Т.Макаров).

Казан авыл хуҗалыгы институтында культуралаштыру юлы белән кәсле-көлсу туфракларның уңдырышлылыгын арттыру алымнары эшләнә, ике катлап сукалау өчен махсус сука конструкцияләнә (И.В.Үтәй).

Казан университеты галимнәре М.А.Винокуров һәм П.В.Маданов тарафыннан туфракларның йоту сәләтенә караган тикшеренүләр үткәрелә, туфракның йоту комплексының органик һәм минераль өлешләренең алмашу сәләте, туфрак коллоидларының ваклануын билгеләү алымнары тәкъдим ителә.

1964 елдан Казан университетының туфрак белеме һәм агрохимия кафедрасы мөдире А.В.Колоскова җитәкчелегендә туфрак генезисы буенча тикшеренүләр алып барыла, аларны культуралаштыру мәсьәләләре өйрәнелә. Туфрак белемендә яңа фәнни юнәлеш — туфракларның агрофизик үзлекләрен тикшерү формалаша; гомумиләштерүче зур хезмәтләр чыга: «Татарстан туфраклары» («Почвы Татарии», 1962), «Татарстан туфракларына агрофизик сыйфатлама» («Агрофизическая характеристика почв Татарии», 1968), «Татарстанның кара туфраклары» («Чернозёмы Татарии», 1976). 1940 елларның 2 нче яртысында оештырылган СССР ФА Казан филиалының Биол. институты лабораториясендә туфракны тикшерү, аерым алганда Урта Идел буе туфракларының микроэлемент составын өйрәнү буенча шактый эш алып барыла (М.А.Винокуров, М.А.Коршунов, Р.К.Даутов, В.Г.Минибаев).

1960 еллар уртасыннан урман туфракларын комплекслы тикшерү башлана. Урман хуҗалыгы идарәсе каршында оештырылган Татарстан урман туфраклары химиясе лабораториясе тарафыннан 300 мең га дан артык мәйданда урман туфракларын 1:25000 масштаблы картага төшерү үткәрелә: аларны нигезле файдалану чаралары эшләнә (Ә.Һ.Газизуллин, М.М.Юнысов, Б.Д.Хәсәншин, Ф.Г.Борһанов һ.б.); Идел алды киң яфраклы урман туфракларында урман үсемлекләренең үсү үзенчәлекләре өйрәнелә (К.Ш.Шакиров, П.А.Арсланов); Урта Идел буе шартларында көрән туфрак барлыкка килү теориясе эшләнә, урман туфракларының генезисы һәм классификациясе мәсьәләләре өйрәнелә (Ә.Һ.Газизуллин). 1985 елда Идел буе җир төзү институтының Татарстан филиалы Татарстан АССРның туфрак картасын (1:600000 масштаблы) чыгара. 1990 еллардан Казан университетында туфрак комплексының балчык-металлоорганик структурасы өйрәнелә (А.А.Шинкарёв һ.б.). Туфрак белеме өлкәсендә тикшеренүләр шулай ук РАХФАның Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү, ТР ФАнең Экология һәм табигать системалары институтларында алып барыла.

Әдәбият  

Ризположенский Р.В. Естественноисторическое описание Казанской губернии. Почвы Казанской губернии. Ч. 1. Понятие о почве и общее описание Казанской губернии // Тр. Об-ва естествоиспытателей при Казан. университете. 1892. Т. 24, вып. 6; 

Колоскова А.В. Кафедра почвоведения // Научная деятельность кафедр биолого-почвенного факультета. К., 1960; 

Почвы Татарии. К., 1962; 

Стасьев Г.Я. Р.В.Ризположенский и геобиологическое направление в почвоведении // Почвоведение. 1992. № 11.

Авторлар — А.А.Шинкарёв, Ә.Һ.Газизуллин, Ф.Г.Борһанов