Эчтәлек

Идел белән Чулман тугайлары кушылган җирдәге борында урнашкан.

Беренче тапкыр 1879–1882 елларда А.А.Штукенберг һәм Н.В.Высоцкий, 1940 елда Н.А.Прокошев һәм А.В.Збруева, 1951 елда – Н.Ф.Калинин, А.Х.Халиков һ.б. тарафыннан тикшерелә.

Атабай торулыгы халкы терлекчелек, балыкчылык, аучылык, бәлки примитив игенчелек белән дә, көн күргән, һөнәрчелек төрләрен белгән (18 меңләп чүлмәк ватыклары, чакма таштан ясалган эшләнмәләр табыла).

Тораклар нигездә яртылаш җиргә иңдерелеп корылган. Беркадәр җиргә иңдереп корылган 2 бүлемле, комлы балчыктан катырылган идәнле, дүртпочмаклы землянка рәвешендәге торак калдыклары казылып тикшерелә, һәр бүлемдә 2 учак урыны табыла. Мәетләр чокырга һәм курган асты каберләренә күмелгән.

А.Х.Халиков фаразынча, Атабай торулыгы Казан яны культурасының соңгы дәверенә карый.

Әдәбият

Калинин Н.Ф., Халиков А.Т. Итоги археологических работ за 1945–1952 годы. Казань, 1954.

Халиков А.Х. Приказанская культура // Свод археологических источников. М., 1980. Вып. 1–24.

Автор – Е.П.Казаков