Эчтәлек

Бәеттә чынбарлыкта булган вакыйгалар тасвирлана.

1826 елда җиде байның бер төндә туган һәм бер берсенә охшаган җиде кызы, ирләр киеме киеп, Каргалы (Оренбург өлкәсе) мәдрәсәсенә килә һәм 17 ел буена үзләренең кем икәнлекләрен белдермичә шәкертләр арасында укып йөри. Әмма соңыннан сер ачыла, кызлар мәдрәсәдән куыла. Бу хәл вакыйганы тагын да кызганычрак итә. Шәригать кануннарын бозуга карамастан, бәеттә кызлар гаепләнми, хәтта аларның берсенә мулла үзенең улын өйләндерә.

Бәеттә татар хатын-кызының тар гаилә тормышы кысаларыннан котылырга омтылуы чагыла. Сюжетның маҗаралылыгы «җенес алмаштыру» белән бәйле.

Бәетне беренче тапкыр Г.Толымбай матбугатта бастырып чыгара.

Әдәбият

Бәетләр (революция кадәргеләр). Казан, 1935;

Урманчеев Ф. Ник акмадым дәрьяга боз булып // Казан утлары. 1973. № 11;

Кржижановский Ю. Девушка-юноша (К истории мотива «перемена пола») // Русский фольклор. Т.8. Народная поэзия славян. Москва–Ленинград, 1963.

Автор – Ф.И.Урманчеев