Биографиясе

1810, Могилёв шәһәре — ?

СА тәмамлаганнан соң (1836), Петергоф сарае идарәсендә эшли.

1843–1859 елларда Казан төзелеш комиссиясе архитекторы. 1859–1871 елларда Волынь һәм Бессарабия губерналарында губерна архитекторы. Соңгы классицизм стилендә эшли. Казанда Песке проектлары буенча Казан руханилар академиясе биналары комплексы (1844–1848), И.И.Аппаков, Д.И.Майков, З.Б.Госманов, Ф.А.Дугин йортлары төзелә.

Песке Губернатор сарае төзелеше белән җитәкчелек итә. 1842 елгы янгыннан соң Казанны яңадан торгызуда катнаша: Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты бинасын, постау мануфактурасы казармаларын реконструкцияли.

Әдәбият  

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.

АвторЛ.М.Мортазина