Тарихы

1815 елда Тамбов губернасыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Тамбовка, Рождественское буларак та билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Алпавыт Дмитриев милкендә булалар, 1861 елда аларның җирләре 2478 дисәтинә тәшкил итә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, балта эше кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда җил тегермәне була. 1913 елда авыл җәмәгатенең имана җире 325 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Николаевка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда – Войков исемендәге колхоз, 1957 елда – “Урожайный” совхозы, 1965 елда “Ямашевский” совхозы составына керә.

Халык саны

1859 елда – 312,
1870 елда – 443,
1884 елда – 274,
1897 елда – 289,
1906 елда – 272,
1913 елда – 337,
1920 елда – 345,
1926 елда – 380,
1938 елда – 293,
1949 елда – 258,
1958 елда – 130,
1970 елда – 112,
1979 елда – 86,
1989 елда – 14 кеше (руслар),
2001 елдан даими яшәүчеләр юк.