Тарихы

1690 елларда нигезләнә. Беренче исеме – Чаллы Пүчинкәсе. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; чиркәү (1871 елдан 1929 елга кадәр, 1986 елда сүтелә), земство мәктәбе (1871 елда ачыла), хастаханә, вак кредит учреждениесе, чәйханә, 2 сыраханә, шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете эшли; чәршәмбе саен базар була, 20–23 сентябрьдә ярминкә үткәрелә. Авыл җәмәгатенең имана җире 2204 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Иске Чаллы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Борьба» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда берләштерелгән колхозның үзәк утары урнаша (хуҗалыкка шулай ук юкка чыккан Дмитриевка, Приютовка авыллары, Воскресенка, Малая Бурейка поселоклары керә). 1965 елдан – Синдряков исемендәге колхоз, 1994 елдан – Синдряков исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2001 елдан – Синдряков исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан – «Борьба», 2006 елдан – Синдряков исемендәге, 2008 елдан «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1932 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1977 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2018 елда мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – Э.Р.Синдрякова).

Мәдәният йорты (1986 елдан), китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла, 1951 елдан чиркәү бинасында, 1988 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1976 елдан), дәвалау амбулаториясе, апостоллар Петр һәм Павел чиркәве (2005 елдан), Тихвин Мәрьям Ана кәшәнәсе (2009 елдан), Тихвин Мәрьям Ана чишмәсе янында кәшәнә (2010 елдан), Ксения Петербургская кәшәнәсе (2011 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Лейся, песня» ансамбле (2015 елдан; 2016 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – С.Д.Пушкарева) эшли.

1965 елда Советлар Союзы Герое Н.К.Синдряковка бюст (скульпторы – Н.И.Плониш) куела.

Авыл янында археология истәлекләре – Иске Чаллы авыллыгы табыла (элеккеге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы, болгар чоры).

Күренекле кешеләре

В.М.Бурайкин (1941 елда туган) – журналист, язучы (шагыйрь), Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Татарстан Республикасының чуаш язучылары берлеге әгъзасы;

Н.И.Захаров (1929–2002) – тракторчы, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены кавалеры;

А.В.Логинов (1917–2009) – генерал-майор, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), беренче (ике тапкыр) һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Н.К.Синдряков (1924–1943) – Советлар Союзы Герое, гвардия лейтенанты, Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры;

Н.Л.Филиппов (1928–1989) – Синдряков исемендәге колхоз рәисе (1967–1989), РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 187 ир-ат;
1859 елда – 1325,
1897 елда – 1731,
1908 елда – 2220,
1920 елда – 2185,
1926 елда – 1384,
1938 елда – 1041,
1949 елда – 1095,
1970 елда – 1042,
1979 елда – 934,
1989 елда – 919,
2002 елда – 918,
2010 елда – 935,
2021 елда – 578 кеше (чуашлар – 47% , руслар – 45,5%).