Тарихы

XVIII йөздән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Югары Ошлан исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чана ясау тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, йон-тукыма ману йорты, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 835,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла, 1950 елда Сталин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, аның составына “Сигнал”, колхозы (Урта Тәкәнеш авылы) керә. 1960 елда Сталин исемендәге хуҗалыкка Түбән Тәкәнеш авылы колхозы берләштерелә. 1961 елда Сталин исемендәге колхоз “Родина” колхозы итеп үзгәртелә (авылда колхоз идарәсе урнаша), 1992 елда “Родина” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе итеп үзгәртелә (2006 елга кадәр).

Хәзер “Тәкәнеш” агросәнәгать комплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Нигъмәтҗанов Х.А.” крәстиян-фермер хуҗалыгы (бөртекле-кузаклы һәм үлән культуралары игелә), “Хамизуллин Р.Р.” крәстиян-фермер хуҗалыгы (тамыразык һәм бүлбетамыр культуралары игелә) эшли.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1961 елда яңа бинага күчерелә (2014–2015 елларда ябыла).

Авылда дәвалау амбулаториясе, клуб, “Ислам нуры” мәчете (1995 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

В.А.Саматов (1954 елда туган) – ТР ның атказанган табибы, профессора А.Ф.Агафонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы (1999–2014 елларда).

Халык саны

1859 елда – 374,
1897 елда – 717,
1908 елда – 785,
1920 елда – 550,
1926 елда – 599,
1949 елда – 392,
1958 елда – 327,
1970 елда – 376,
1979 елда – 353,
1989 елда – 260,
2002 елда – 282,
2010 елда – 284,
2017 елда – 267 кеше (татарлар – 99%, башка милләтләр – 1%).