Тарихы

1919 елда нигез салына. Аңа кадәр поселок территориясендә Мещаннар управасы җирләре, Ильинский хатын-кызлар монастыренең Беренче һәм Икенче дачалары, алпавыт Шмотиннар, алпавыт хатын А.Т.Можарова җирләре, шляхтич И.А.Борозна, түрәләр Ф.Д.Дубинин, Н.П.Никольский, С.Л.Лещенко хуторлары һәм җирләре була.

Административ-территориаль буйсынуы

Оештырылган вакытыннан 1930 елга кадәр ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елдан Минзәлә районында.

Хәзер Воровский исемендәге совхоз авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1919 елда поселокта “Никольский” колхозы оештырыла, 1924 елда Воровский исемендәге совхоз итеп үзгәртелә.

Совхоз үзенең эшчәнлеген Н.П.Никольскийның 60 дисәтинә җирендә башлый, 1920 елда аңа 75 дисәтинә монастырь җирләре беркетелә; яшелчә бакчасы, җиләк-җимеш бакчасы, питомник, су җыю һәм балык үрчетү өчен буалар, агрономия пункты, ат заводы була. 1924 елда совхозга “Суранчанский” (Актаныш районы), “Ольгинский” (Мөслим районы) совхозлары милке бирелә.

1957 елда совхоз составына “Минзәлә” колхозы, Гремячий Посад, Маевка, Гришкино, Кожевка, Полиновка поселоклары, Сарсазтау, Иске Маҗын авыллары керә. 1962 елда “Минзәлә” колхозы совхоз составыннан чыга, 1966 елда – “Маяк” совхозы. 1964 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән Минзәлә совхоз-техникумына берләштерелә. 1991 елда совхоз-техникумнан аерылып чыга.

2003 елдан – “Минзәлә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Вамин-Минзәлә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1980 елда поселокта сигезьеллык мәктәп ачыла, 1987 елда – урта, 2008 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2017 елдан яңа бинада.

Поселокта мәдәният йорты (1972 елдан, 2018 елдан яңа бинада), китапханә, балалар бакчасы (1938 елдан, 2005 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, Преображенье чиркәве (1880 елда сәүдәгәр И.И.Стахеев акчасына төзелә, 1930 елда ябыла, 1990 елларда дин тотучыларга кайтарыла) бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” (1985 елдан) һәм “Әллүки” (1990 елдан) вокаль ансамбльләре эшли.

Авыл тирәсендә Лагерь авыллыгы археология истәлеге табыла (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

В.А.Белоногов (1965 елда туган) – географ эколог, география фәннәре кандидаты, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1957 елда – 837,
1959 елда – 1036,
1979 елда – 1052,
1989 елда – 802,
2002 елда – 651,
2010 елда – 549,
2017 елда – 533 кеше (татарлар, руслар).