Тарихы

1709 елдан мари авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Мөшек, Яңа Сөшек, Керәшен Мөшегесе буларак телгә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе, икмәк саклау кибете, 3 су тегермәне, бакалея кибете, аракы кибете, дүшәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 866 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы (1919–1920 елларда Әтрәкле) волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районында.

Хәзер Әтрәкле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда – “Красное знамя” колхозы, 1959 елда “У корно”колхозы составына керә, 1975 елда “Урал” колхозы белән “30 лет Победы” колхозына берләштерелә. 1986 елдан “30 лет Победы” колхозыннан аерылып чыккан “Марс” колхозы составында. 1990 елда – “У корно” колхозы, 2011 елдан “Әнәк” агрофирмасы (Актаныш районы) составына керә.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Әнәк” агрофирмасында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп, клуб эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Шифа” чишмәсе бар, авыл халкы аның суын дәвалау үзлекләренә ия дип саный.

Күренекле кешеләре

Ф.С.Иванов (1897–1973) – генерал-лейтенант, Ленин, Кызыл Байрак (ике тапкыр) орденнары кавалеры;

К.А.Смирнова (1922–1998) – укытучы, Татар Мөшегесе авылы мәктәбе директоры (1952–1960 елларда), 2010 елдан мәктәп аның исемен йөртә.

Халык саны

1858 елда – 260,
1884 елда – 399,
1906 елда – 394,
1913 елда – 547,
1920 елда – 508,
1926 елда – 496,
1938 елда – 359,
1949 елда – 219,
1958 елда – 181,
1970 елда – 142,
1979 елда – 85,
1989 елда – 66,
2002 елда – 70,
2010 елда – 59,
2017 елда – 58 кеше (татарлар, руслар).