Биографиясе

1955 елның 30 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туган.

Казан педагогика институтының музыка-педагогика факультетын (1976), Казан консерваториясен (З.Хисмәтуллина классы) тәмамлый (1981).

1981–2009 елларда Татар опера һәм балет театры солисты. Партияләре: Мисаил («Борис Годунов», М.Мусоргский), Галимҗан («Башмагым», Җ.Фәйзи), Урмай («Алтынчәч», Н.Җиһанов), Шүрәле («Шагыйрь мәхәббәте», Р.Ахиярова) һ.б.

Бер үк вакытта, 2002 елдан, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе.

1999–2002 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта, 2002–2011 елларда Татар гуманитар-педагогика университетында вокаль әзерлек кафедрасы мөдире, профессор.

2011 елдан Казан университетында, бер үк вакытта – Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе.

Россия шәһәрләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә концертлар белән чыгышлар ясый. Репертуарын чит ил, рус, татар композиторларының камера-вокаль әсәрләре, халык һәм эстрада җырлары тәшкил итә.

Радио һәм телевидение тапшыруларын (шул исәптән «ТНВ» каналында «Җырлыйк әле»не), концерт һәм театральләштерелгән программаларны сәхнәгә куючы һәм алып баручы. Компакт-дисклар, видеоклиплар чыгаруны гамәлгә ашыра.

Укучылары арасында Э.Гафурова, Г.Шәрәпова, Г.Уразова бар.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2019). Медальләр белән бүләкләнә.