Тарихы

1850 елларда Сходнево авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Беренче исеме – Рус Сугышлысы.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1188 дисәтинә тәшкил итә.

1923 елда чиркәү төзелә (1930 елларга кадәр эшли).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Cходнев волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Глазово авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930–1940 елларда –  авыл “Клим Ворошилов” колхозы, 1957 елдан – “Лениногорский” совхозы, 1978 елдан – “Глазовский” совхозы (Глазово, Үрнәк-Күмәк авыллары), 2003 елдан – “Үрнәк” күмәк предприятиесе, 2006 елдан  “Йолдыз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1889 елда – 509,
1900 елда – 603,
1910 елда – 803,
1920 елда – 803,
1926 елда – 624,
1938 елда – 417,
1949 елда – 360,
1958 елда – 264,
1970 елда – 208,
1979 елда – 154,
1989 елда – 75,
2002 елда – 55,
2010 елда – 42,
2017 елда – 69 кеше (руслар).