Тарихы

1619 елдан мәгълүм; 1946 елдан Бөкмеш дип атала. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Түбән Бахмуш, Бубек исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1743,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Бөкмеш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Тимершык авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Кызыл Мишә» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Гайнетдинов). 1946 елда исеме «Буденный» колхозы дип үзгәртелә, 1949 елда «Юлбашчы» колхозы (үзәк утары – Көек авылы) белән бергә «Маяк» колхозына берләштерелә (авылда үзәк утар урнаша).

1959 елдан авылда – Пушкин исем. (үзәк утары – Миңгәр авылы), 1963 елдан – XXII партсъезд исем. (үзәк утары – Тимершык авылы), 1991 елдан – Көек авылы белән бергә бүленеп чыккан мөстәкыйль «Мишә» күмәк предприятиесе (авылда үзәк утар урнаша), 1994 елдан шул ук исемдәге крестьян хуҗалыклары ассоциациясе эшли. М.Н. Шиһабиев крестьян-фермер хуҗалыгы бар (сарык асрау).

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1997–2014 елларда тулы булмаган урта мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1967 елдан), «Акчәчәк» балалар бакчасы (1979 елдан), Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мәктәп-интернаты (2014 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Б.Билалов (1926–1997) – ветеринария хирургы, ветеринария фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы.

Халык саны

1782 елда – 128 ир-ат;
1859 елда – 694,
1897 елда – 1006,
1908 елда – 1071,
1920 елда – 1161,
1926 елда – 1119,
1949 елда – 708,
1970 елда – 657,
1979 елда – 591,
1989 елда – 370,
2002 елда – 353,
2010 елда – 313,
2020 елда – 318 кеше (татарлар – 98%).