История

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Бер версия буенча, анда салым түләүдән азат ителгән солдатлар яши, авылның исеме “канонир” – рядовой, солдат сүзеннән ясалган.

Xалкы башта алпавыт крәстияннәре катлавына керә, 1830 елларда дәүләт крәстияннәре разрядына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук көнлекчелек, олаучылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 578 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр – Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Коноваловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан авыл “40 лет Октября” колхозы составында, 1965 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1970 елдан “50 лет Татарии” совхозы составына керә. 2004–2006 елларда совхоз “50 лет Татарии” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә. 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1870 елда – 135,
1884 елда – 194,
1906 елда – 378,
1913 елда – 413,
1920 елда – 534,
1926 елда – 480,
1944 елда – 433,
1949 елда – 303,
1958 елда – 211,
1970 елда – 143,
1979 елда – 85,
1989 елда – 46,
2002 елда – 31,
2010 елда – 34,
2017 елда – 25 кеше (руслар).