Тарихы

XIX йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Укумень (якындагы күл һәм саз атамасыннан) исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч ясау кәсепчелеге, көнлекчелек тарала.

Авыл тирәсендә графиня Ж.Е.Чичеринаның (тышкы эшләр халык комиссары Г.В.Чичеринның хатыны) 1426 дисәтинә җире була. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 195 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Яңа Маҗын авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный пахарь” колхозы оештырыла, 1957 елда – “Урожайный” совхозы, 2001елда –“Урожайный” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елда “Родные края – Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мөслим районы) составына керә.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1990–2013 елларда – авылда башлангыч мәктәп, 1974–1992 елларда клуб эшли.

Халык саны

1858 елда – 340,
1870 елда – 397,
1884 елда – 424,
1913 елда – 518,
1922 елда – 480,
1926 елда – 364,
1938 елда – 382,
1959 елда – 289,
1970 елда – 257,
1979 елда – 161,
1989 елда – 82,
2002 елда – 80,
2010 елда – 55,
2017 елда – 50 кеше (руслар, татарлар).