Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысына кадәр нигез салына. XVIII йөз уртасына кадәр ике – Бикбау һәм Бикбау Якуб авылларыннан тора. 1902–1932 елгы рәсми документларда шулай ук ике торак пункт – Беренче Бикбау һәм Икенче Бикбау буларак теркәлә.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләргә бүленә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авылның 65 кешесе Пугачевчылар отрядларында көрәшә.

Беренче мәчет 1760 елга кадәр төзелә, 1815 елда 3 мәчет эшли. 1842 елгы мәгълүматлар буенча беренче мәчет каршында мәдрәсә була (XVIII йөз ахырына кадәр ачыла), калган ике мәчет каршында мәктәпләр эшли.

XIX йөз ахырында авылда 3 җил тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 5224 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Бикбау авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Корыч” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына “Кызыл яр” колхозы (Калморза авылы) керә, 1956 елда – “Победа” колхозы, 1961 елда – “Гигант” колхозы итеп үзгәртелә. 1999 елдан – “Өмет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – сигезьеллык, 1952 елда – урта (1974 елда яңа бина төзелә), 2009 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2011 елда ябыла).

Авылда мәдәният йорты (2017 елда яңа бина төзелә), китапханә, мәчет (1993 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында 1980 елдан “Мизгел” фольклор коллективы эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Бикбау туктаулыгы (буралы курган культурасы), I Бикбау авыллыгы (Пьянобор культурасы һәм Алтын Урда чоры Болгар керамикасы) һәм II Бикбау авыллыгы (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), Бикбау шәһәрлеге (Пьянобор культурасы), Бикбау каберлеге (Алтын Урда чоры каберләре; җирле халык бу урынны “Изгеләр кабере” дип атый).

Күренекле кешеләре

Ф.З.Бәдриев (1938–2001) – ТРның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актеры;

Р.Г.Маликов (1949 елда туган) – ТРның халык артисты, Башкортстан Республикасының атказанган артисты;

А.Ф.Сәлахов (1964 елда туган) – Минзәлә районы башлыгы (2013 елдан);

Ю.Й.Йосыпов (1926–2018) – төбәк тарихын өйрәнүче, Минзәлә шәһәренең мактаулы гражданы.

Халык саны

1747 елда – 65 ир-ат;
1795 елда – 660,
1858 елда – 1592,
1870 елда – 1812,
1897 елда – 2069,
1913 елда – 2898,
1920 елда – 2740,
1926 елда – 2377,
1938 елда – 2443,
1958 елда – 2124,
1970 елда – 2170,
1979 елда – 1891,
1989 елда – 971,
2002 елда – 725,
2010 елда – 551,
2017 елда – 472 кеше (татарлар).