Эчтәлек

Тарихы

Патшабикә Александра Федоровна хөрмәтенә аның исеме бирелә. К.Л.Крупеников, О.С.Александрова-Гейнс һ.б. байларның иганәсе исәбенә тотыла. Ятимханә бинасын О.С.Александрова-Гейнс төзетә.

Ятимханәдә 4 ир-ат, 2 хатын-кыз укытучы һәм бер хезмәткәр эшли. Балалар тулаем ятимханә исәбенә тәрбияләнә; аларга башлангыч белем бирелә, кул эшләре һ.б. һөнәрләр өйрәтелә.

1904 елда һәр бала өчен 66 сум 27 тиен акча тотыла (башка ятимханәләр белән чагыштырганда иң аз чыгым). XIX йөз ахырында 100 ләп кыз бала тәрбияләнүе мәгълүм.

1917 елда ябыла.

Әдәбият

Благотворительные учреждения Казани. Казань, [Е.к.].

Отчёт Казанского губернского попечительства детских приютов за 1889 г. Казань, 1890.

Свердлова Л.М. Купечество Казани: дела и люди. Казань,1998.

Автор – Л.М.Свердлова