Тарихы

Авылга 1735 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Никольское исеме белән билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVIII йөздә – граф Воронцовлар, XIX йөздә алпавыт Кандалинцевларның крепостнойлары була. Крепосной хокук бетерелгәннән соң, авыл җәмәгатенең имана җире 220 дисәтинә тәшкил итә.

1897 елда авылда чиркәү төзелә. XX йөз башында земство мәктәбе эшли.

1905 елда крәстияннәрнең бер өлеше, Сәет авылы халкы белән 59 хуҗалыктан ширкәт оештырып, дворян Чичериннардан 638 дисәтинә җир ала.

Административ-территориаль буйсынуы

1958 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Маҗын волостена керә, 1858–1902 елларда Балтай волосте үзәге, 1902–1920 елларда Минзәлә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Хуҗамәт авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Наш труд” колхозы оештырыла, 1950 елда – “Авангард” колхозы, 1954 елда – Хрущёв исемендәге колхоз, 1958–2006 елларда Куйбышыев исемендәге колхоз составына керә. 2006 елдан – “Вамин Чулман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1795 елда – 149,
1816 елда – 218,
1859 елда – 414,
1870 елда – 498,
1906 елда – 398,
1913 елда – 398,
1920 елда – 434,
1926 елда – 391,
1938 елда – 424,
1958 елда – 242,
1970 елда – 197,
1979 елда – 123,
1989 елда – 18,
2002 елда – 19,
2010 елда – 10,
2017 елда – 14 кеше (татарлар, руслар).