Биографиясе

1912 елның 22 феврале, Казан губернасы Олы Кошман авылы – 1990 елның 15 мае, Казан.

1940–1973 елларда Казан авиация заводында эшли, самолётларны сынау очышларына әзерли.

Бүләкләре

Герой исеме 1959–1960 еллар планын үтәүдә зур уңышларга ирешкәне һәм яңа техника үзләштергән өчен бирелә.

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Горник Г. Бурганов Абрар Хаметович // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1980.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой славы – наши земляки. Казань, 2003.