Тарихы

Авыл1664 елдан билгеле (версияләрнең берсе буенча, авылга 1516–1517 елларда нигез салынган, 2017 елда авыл үзенең 500 еллык юбилеен билгеләп үтә).

XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында авыл халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чыпта сугу кәсепчелеге таралган була.

1831 елда авылда мәдрәсә ачыла (беренче мөдәрисе – Хөббихуҗа Габидуллин). XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 1913 елдан земство мәктәбе эшли.

Бу чордла авыл җәмәгатенең имана җире 2687 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Салагыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Турай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл май” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Җиһаншин). 1958 елдан авыл Ленин исемендәге (Татар Әхтиялы авылы), 1963 елдан – Ильич исемендәге (колхоз идарәсе Турай авылында) колхозлар составында. 1997 елда “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү коопративына керә, 2002 елдан − “Турай” крәстиян фермер хуҗалыгы.

Авыл территориясендә “Нигъмәтҗанов А.Н.” крәстиян фермер хуҗалыгы эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге). 1962−1993 елларда авылда кирпеч заводы була.

Халкы күбесенчә Алабуга, Чаллы предприятиеләрендә, “Шифалы су – Ижминводы” санаториендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (земство мәктәбе бинасында, 1929 елдан мәчет бинасында урнаша), 1935 елдан – җидееллык, 1962 елдан – сигезьеллык,1986 елдан урта мәктәп (бинасы 1996 елдп төзелә). Мәктәп каршында 1997 елда төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигез салучылар – В.Р.Нургалиева, В.С.Гибаева).

Шулай ук авылда мәдәният йорты (1930 елда клуб буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты (1930 елдан, 2015 елда күпфункцияле үзәктә урнаша), китапханә, балалар бакчасы (1960 еллардан, 1997 елдан мәктәп бинасында), “Әхмәт-Зиннур” мәчете (2008 елдан).

Чишмәләр: “Арык чишмә”, Илназ чишмәсе”, “Ат чишмәсе” бар.

Авыл янында археология истәлеге –бизәнү җыелмалары һәм костюм, корал һәм ат җигү әйберләре белән күмелгән сугышчыларның Турай курганлы каберлеге табылган (IV йөз ахыры − V йөзнең беренче яртысына карый. 1950−1960 елларда В.Ф.Генинг тарафыннан тикшерелә). Каберлектә зур күләмдә тимердән эшләнгән кораллар, шул исәптән, 3 көбә күлмәк, 2 шлем, 10 кылыч, 5 сугыш балтасы, 10 соңге, 8 хәнҗәр табыла. Бу предметлар комплексында шулай ук алтын һәм көмеш белән бизәлгән әйберләр, ат авызлыклары, бронза һәм көмеш тагылмалы каеш һәм башкалар бар. Мәрхүмнәрнең этномәдәни асылы билгесез (кораллардагы − шлемдагы, кылыч сабындагы бизәкләрдә сарматларның борынгы әйберләре белән охшашлык сиземләнә).

Курганнар янында йола һәм әйберләр нисбәтендә фин-угор кабиләләреннән калган Кама буе Мазунино культурасы истәлекләренә охшаш грунт каберләре урнашкан.

Күренекле кешеләре

И.М.Вәлиев (1944 елда туган) – физик, техник фәннәр докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

Р.С.Газизов (1894−1981) – тел белгече, мәктәпләр өчен уку ярдәмлекләре авторы, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша;

Ф.Х.Зиннәтуллин (1959 елда туган) – контр-адмирал, Тын океан флоты командующие урынбасары (2011 елга кадәр);

С.Г.Исмәгыйлева (1932−2020) – педагогика фәннәре кандидаты, РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы;

М.Х.Макашев (1913−1980) – электротехник, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнаша;

Р.Һ.Макашева (1917−2002) – үсемлекләр генетикасы белгече, селекционер, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры; М.Н.Фәттахов (1937 елда туган) − ТРның атказанган артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты.

Халык саны

1841 елда – 4599 ир заты;
1859 елда – 843,
1887 елда – 1227,
1905 елда – 1445,
1920 елда – 1655,
1926 елда – 1576,
1938 елда – 1186,
1949 елда – 757,
1958 елда – 743,
1970 елда – 675,
1979 елда – 607,
1989 елда – 550,
2002 елда – 518,
2010 елда – 434,
2017 елда – 445 кеше (татарлар – 90%, руслар – 10%).