Тарихы

Авыл 1680 елдан билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык таралган була.

1846−1860 елларда авылда миссионерлык мәктәбе эшли.

1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, тегермән була. XX йөз башында мәчет, мәктәп (1841 елда ачыла), тегермән, икмәк саклау һәм сату кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1496,4 дисәтинә тәшкил итә.

1916 елда земство мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Енабердино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Яңа Туйма” колхозы оештырыла. 1958 елда “Яңа Туйма”, Молотов исемендәге (Кураково авылы), “Партизан” (Енабердино авылы) колхозлары “Октябрьнең 40 еллыгы” колхозына берләшәләр (колхоз идарәсе Кураково авылында).

1992 елда “Яңа Туйма” колхозы “Октябрьнең 40 еллыгы” колхозыннан бүленеп чыга. 1998−2012 елларда авыл “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Халкы күбесенчә “Әхмәдов Турал” крәстиян фермер хуҗалыгында эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Мәдәният йорты (1983 елдан), китапханә (мәдәният йорты бинасында), мәчет бар (1998 елдан, Чаллы шәһәре эшмәкәре Н.Иванов акчасына төзелә).

Халык саны

1781 елда – 71 ир заты;
1836 елда – 286,
1859 елда – 364,
1870 елда – 365,
1887 елда – 609,
1905 елда – 756,
1920 елда – 846,
1926 елда – 343,
1938 елда – 836,
1949 елда – 588,
1958 елда – 470,
1970 елда – 449,
1979 елда – 285,
1989 елда – 172,
2002 елда – 162,
2010 елда – 145,
2017 елда – 132 кеше (татарлар – 98%).