Тарихы

Авылга 1760 елларда Трёхсвятское авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала, 1866 елга кадәр Пустобаево исемен йөртә.

XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1863 елда гыйбадәт кылу йортында мәктәп, 1867 елда чиркәү-приход мәктәбе, 1870 елда земство мәктәбе ачыла.

XX йөз башында авылда Тихон Амафунтский чиркәве (1866−1872 елларда төзелә; дини архитектура истәлеге; 2000 еллар башыннан үз вазыйфасында файдаланыла), земство мәктәбе, китапханә (1901 елдан, 1915 елда 621 китап исәпләнә), су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1352,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елда көчле янгын вакытында, авылда 42 йорт янып китә. Бөек Ватан сугышы елларында авылда Ленинградтан һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән балалар урнаштырыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Трёхсвятское волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Тихоново авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Восход” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.М.Новожилов). 1950−1963 елларда авыл − Киров исемендәге (колхоз идарәсе Тихоново авылында), 1963−1969 елларда – “Волна революции” (Поспелово авылы) колхозлары, 1969−2004 елларда “Туйма” җәнлек совхозы (чәшке үрчетү) составында.

Совхоз В.В.Науменко директор булып эшләгәндә (1979 елдан) миллионер хуҗалыкка әверелә. Җәнлекләр өчен яңа фермалар (ана чәшкеләрнең баш саны 10 меңгә җитә), мунча, клуб (1980), 3 катлы йорт, асфальт юллар салына, йортлар газлаштырыла.

Халкы күбесенчә Алабуга, Чаллы предприятиеләрендә, “БиоКам” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә (авылдан 7 км ераклыкта урнашкан дуңгызчылык комплексы), “Шәйхиев Р.Ф.”, “Тимченко С.М.”, “Самматов” крәстиян фермер хуҗалыкларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшлиләр.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе башлангыч мәктәпкә үзгәртелә, 1970 еллар азагыннан − урта мәктәп (мәдәният йорты бинасында).

Мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы (бинасы 1972 елда төзелгән), фельдшер-акушерлык пункты (1949 елдан) бар. Китапханә каршында “Русская Изба” мәдәният һәм көнкүреш музее оештырылган (2007 елдан, оештыручысы – Н.С.Медведева).

Мәдәният йорты каршында “Тихоновские зори” рус фольклор ансамбле эшли (1993 елдан, 2000 елдан – халык ансамбле, оештыручысы һәм җитәкчесе – О.Г.Подшивалова).

2018 елда “Неупиваемая чаша” чишмәсе төзекләндерелә.

Халык саны

1836 елда – 617,
1859 елда – 813,
1887 елда – 1052,
1905 елда – 1215,
1920 елда – 1308,
1926 елда – 1268,
1938 елда – 833,
1949 елда – 668,
1958 елда – 452,
1970 елда – 269,
1979 елда – 431,
1989 елда – 749,
2002 елда – 758,
2010 елда – 814,
2017 елда – 809 кеше (руслар – 59,9%, татарлар – 28%, чуашлар – 5,9%, удмуртлар – 1,8%).