Тарихы

Авыл 1615 елдан Чаллы татар торак пункты буларак билгеле (версияләрнең берсе буенча, XV – XVI йөзләрдә нигез салына), аннары ташландык хәлгә төшә, 1712 елда Саралы авылы (хәзерге Алабуга районының Бехтерев авылы) крәстияннәре килеп урнаша. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Рождественские Челны исеме белән дә мәгълүм.

Башта Алабуга Троица монастырена карый. 1764 елда халкы экономик крәстияннәр катлавына күчерелә, 1780−1830 елларда Воткинск тимер эшкәртү заводына беркетелә, 1841 елда дәүләт крәстияннәре катлавына кертелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек һәм йон-тукыма ману кәсепчелеге. Ушков химия заводында, Пермь губернасында көнлекле эш таралган була. Авылда ел саен Алабугада яки Ушков заводында сату өчен 3 мең нән 5 мең башка кадәр кәбестә үстерелә.

Авыл халкы 1773–75 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

1751 елда агачтан Христово Рождество чиркәве төзелә. 1815−1825 елларда приход кешеләре һәм Воткинск заводы администрациясе акчасына тузган чиркәү урынына Троица чиркәве төзелә (безнең көннәргә кадәр сакланган; ампир стилендәге дини архитектура истәлеге).

1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда чиркәү, исерткеч эчемлекләр эчү йорты, 3 су тегермәне, 3 кабак, 3 ярма яргыч, 2 сәүдә урыны (базар 8 ноябрь һәм 25 декабрьдә уза) була.

1868 елда бер сыйныфлы земство җир училищесе ачыла (вакытлыча укыту эшенә яараклаштырылган фатирда; 1869 елда 21 укучы укый), 1889 елда – чиркәү-приход мәктәбе (үз бинасында урнаша; 1919 елда 60 ир бала,һәм 33 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3524 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Трёхсвятское волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Татар Чаллысы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Память Ленина” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Я.Ф.Шишов). 1934 елдан авыл территориясендә 40 га мәйданда Алабуга җиләк-җимеш питомнигы булдырыла, 1964 елда “Бондюг” җиләк-җимеш питомнигы совхозына үзгәртелә. 1970 елда “Память Ильича” колхозы “Бондюг” совхозы составына керә (үзәк утары – Татар Чаллысы авылында, яшелчәчелек).

1991−1997 елларда авыл − “Бондюг” колхозы, 1997−2002 елларда “Бондюг” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында. Авыл җирлеге территориясендә җирләрне “Менделеево-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять арендага алган (үсемлекчелек).

Халкы күбесенчә “Алабуга” аерым икътисади зонасында, “Рябов А.В.”, “Гасанов Н.Г.” һәм башка крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет властенең беренче елларында чиркәү-приход мәктәбе базасында башлангыч мәктәп ачыла, 1988−2010 елларда – урта, хәзерге вакытта – тулы булмаган урта мәктәп (бинасы 1985 елда төзелә). Мәктәп каршында 1993 елда тарих-төбәкне өйрәнү музее ачыла (нигезләүчесе – В.И.Газейкин).

Шулай ук “Колосок” балалар бакчасы (2001 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (бинасы 1980 елда төзелә), китапханә (2015 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2015 елда яңа бина төзелә) бар.

Авыл зиратында кәшәнә яңартылган (1900 ел); революцион хәрәкәттә катнашучы П.А.Мохначёв (1893−1918) һәм билгесез кызылармияченең (1919) каберләре, шулай ук кәшәнә (XX йөз башы) саклана.

Халык саны

1748 елда – 174,
1781 елда – 234,
1795 елда – 363 ир заты;
1859 елда – 922,
1887 елда – 1088,
1905 елда – 1226,
1920 елда – 2564,
1926 елда – 1157,
1938 елда – 876,
1949 елда – 621,
1958 елда – 531,
1970 елда – 491,
1979 елда – 476,
1989 елда – 425,
2002 елда – 399,
2010 елда – 375,
2017 елда – 349 кеше (руслар – 84,2%, татарлар – 8%).