Тарихы

Авыл 1710 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Бигәш, Түбән Юграш исемнәре белән дә мәгълүм. Н.И.Шишкин мәгълүматларына караганда, авыл халкы Алабуга Троица монастыре монахлары тарафыннан христианлыкка кабул ителәләр.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, тегүчелек һәм кап сугу кәсепчелеге, олаучылык таралган була.

XIX йөз ахырында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе, су тегермәне, икмәк саклау һәм сату, исерткеч эчемлекләр эчү йорты була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1411,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Алабуга, 1985елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Иске Гришкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Азин исемендәге колхоз оештырыла. 1969 елда Азин исемендәге һәм “Октябрьнең 40 еллыгы” (Кураково авылы) колхозлары җирләренең бер өлешендә “Азин” совхозы оештырыла (үзәк утары Иске Гришкино авылында; яшелчәчелек, сөт терлекчелеге).

1992 ел мәгълүматларында, авыл − “Азин” совхозы, соңрак − “Гришкино” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан “Колос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. “Гасанов” крәстиян фермер хуҗалыгы эшли ( сарык асраучылык, мөгезле эре терлек үрчетү).

Авыл җирлеге территориясендә җирләрне "Менделеев-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять арендага алган (үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1988 елдан урта мәктәп эшли, соңрак тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (бинасы 1988 елда төзелә).

Шулай ук мәдәният йорты (1988 елда), китапханә (1988 елдан мәдәният йорты бинасында), “Ромашка” балалар бакчасы (1987 елда), фельдшер акушерлык пункты, Изге газап чигүче Георгий Победоносец чиркәве (2015 елдан) бар.

Мәдәният йорты бинасында керәшен татар мәдәнияты музее урнашкан (2019 елдан, нигез салучысы – Г.И.Бармакова). Мәдәният йорты каршында “Бигәш” керәшен татар фольклор ансамбле (1941 елдан, 1991 елдан – халык ансамбле: оештыручысы – Р.И.Шакирова), “Бигәшкәй” керәшен татар балалар ансамбле (1978 елдан, 2015 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Е.Н.Камашева) эшли.

2001 елда Георгий Победоносец гыйбадәт кылу йорты ачыла (хәзерге вакытта эшләми).

Авылда миссионерлык мәктәбенең бер катлы агач бинасы (1893 ел), известьташтан алты кәшәнә баганасы – керәшен татарларның дини йолалар үткәрү урыны саклана.

Күренекле кешеләре

И.И.Камашев (1947 елда туган) – педагог, төбәк тарихын өйрәнүче, ТРның атказанган мәктәп укытучысы, авылда төбәкне өйрәнү музеен оештыручы;

В.И.Комаров (1964 елда туган) – рәссам.

Халык саны

1836 елда – 285,
1859 елда – 379,
1864 елда – 405,
1887 елда – 788,
1905 елда – 1009,
1911 елда – 1020,
1920 елда – 1087,
1926 елда – 1057,
1938 елда – 1260,
1949 елда – 829,
1958 елда – 690,
1970 елда – 695,
1979 елда – 611,
1989 елда – 583,
2002 елда – 546,
2010 елда – 547,
2017 елда – 539 кеше (керәшен татарлар – 85,7%, руслар – 5,7%, мөселман татарлар –5,3%).