Тарихы

Авылга XVIII йөзгә кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда административ яктан төрле волостьларда урнашкан бер үк исемдәге ике торак пункт буларак теркәлгән.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре, асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, пристаньнарда һәм Ушковның химия заводында көнлекле эш, чүлмәкчелек, тире эшкәртү таралган була.

1840 елда − авылда мәктәп, 1877 елда мәдрәсә ачыла. 1859 ел мәгълүматларына караганда, мәчет була. XX йөз башында 2 мәчет, мәктәп эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2240 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авылның элекке дәүләт крәстияннәре яшәгән өлеше – Күрәк, икенче − элекке асаба башкортлардан һәм типтәрләрләрдән торган өлеше Вятка губернасының Алабуга өязе Салагыш волостьларына керә.

1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Песәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Йолдыз” колхозы оештырыла. 1938 елда колхозда 7 га мәйданда бакча утыртыла, карлыган сатудан югары керем алалар. 1950 елларда “Кызыл Йолдыз” колхозы Тукай исемендәге колхоз составына керә (Тукай авылы). 1960 ел мәгълүматларына караганда, колхоз идарәсе Песәй авылында урнашкан була. 1970 еллар башында авылда урнашкан товарлыклы-сөтчелек фермасы Коммунистик хезмәт коллективы исеменә лаек була. 1975 елда 800 башка исәпләнгән механикалаштырылган терлекчелек комплексы салына. 2003 елдан “Песәй” колхозы составында.

Халкы күбесенчә “Ангелина” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, “Мөхәммәтгалиев И.Г.”, “Смирнов А.М.” крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда авылда уку өе, балалар яслесе, бала тудыру йорты эшли. 1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1927 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1976 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (2002 елда яңа бина төзелә).

1991 елда мәктәп каршында әдәбият-төбәкне өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы һәм җитәкчесе – Н.Ш.Тимербаев).

Урта мәктәп, балалар бакчасы (1975 елдан, мәктәп бинасында), мәдәният йорты (бинасы 1975 елда төзелгән, 2017 елдан 1986 елда салынган элекке балалар бакчасы бинасында), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), “Шәйхеләхмәт” мәчете (2014 елдан) эшли.

1984 елда авылда Г.Тукайга һәйкәл куела (1968 ел, скульптор – Б.Урманче). Төзекләндерелгән “Чүмечле чишмәсе” бар.

Авылда агач мәчет сакланган (1873 ел, дини архитектура истәлеге).

Күренекле кешеләре

А.Т.Каюмов (1963 елда туган) – тарихчы, философ, философия фәннәре докторы, профессор;

С.М.Шәрәфиев (1906−1975) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР финанс халык комиссары (1937−1942 елларда), министры (1951−1957 елларда, ТАССР Халык комиссарлары советы (1943−1950 елларда), ТАССР Министрлар Советы (1957−1959 елларда) рәисе, Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

Н.З.Шәрифуллин (Нур Шәриф) (1924−1983) – укытучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1859 елда – 451,
1891 елда – 663,
1905 елда – 872,
1920 елда – 662,
1926 елда – 1007,
1938 елда – 988,
1949 елда – 707,
1958 елда – 477,
1970 елда – 407,
1979 елда – 307,
1989 елда – 332,
2002 елда – 424,
2010 елда – 388,
2017 елда – 382 кеше (татарлар – 95%, руслар – 3,7%).