Тарихы

Авылга XIX йөз башында Иске Гришкино авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Акполян, Починок Андреев исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, көнлекле эш таралган була.

1879 ел мәгълүматларына караганда, авылда икмәк саклау һәм сату кибете эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 316,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Енабердино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красная Гора” колхозы оештырыла. 1956 ел мәгълүматларында авыл Ворошилов (колхоз идарәсе Максимково авылында), 1958 елдан Азин исемендәге ( Иске Гришкино авылы), 1963 елда “Восход” (Максимково авылы), 1966 елда – Азин исемендәге колхозлар составында (Иске Гришкино авылы).

1969 елда Азин исемендәге колхоз базасында “Азин” совхозы оештырыла (терлекчелек). Соңыннан авыл “Гришкино” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында.

Күренекле кешеләре

В.А.Рагинов (1927−2018) – педагогика фәннәре кандидаты, Казан университеты доценты, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1782 елда – 25 ир заты;
1859 елда – 124,
1887 елда – 180,
1905 елда – 272,
1920 елда – 299,
1926 елда – 340,
1938 елда – 315,
1949 елда – 275,
1958 елда – 270,
1970 елда – 240,
1979 елда – 136,
1989 елда – 54,
2002 елда – 26,
2010 елда – 26,
2017 елда – 16 кеше (керәшен татарлар).