Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле (зиратта XIV–XV йөзләр кабер ташлары табылган).

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, олаучылык, читкә китеп эшләү, агач сату таралган була.

1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, сәүдә итү урыны, тегермән, авыл идарәсе була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп (1839 елдан), китапханә (1909 елдан), икмәк саклау һәм сату кибете, су тегермәне эшли; пәнҗешәмбе саен базар, 21−22 ноябрьдә атлар сату ярминкәсе уздырыла. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2860 дисәтинә тәшкил итә.

1914 елда земство мәктәбе ачыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Камай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда − “Батыр кул”, соңрак икенче “Партизан” колхозлары оештырыла, Бөек Ватан сугышыннан соң алар “Батыр кул” колхозына берләшәләр (беренче рәисе – Ә. Сибгатуллин).

Авыл үсешенә 1958−1978 елларда колхоз рәисе булып эшләгән З.М.Мөхәммәдиев зур өлеш кертә: терлекчелек биналары төзелә, җитештерү, социаль-мәдәни һәм көнкүреш объектлары төзелә. Авылда май язу заводы эшли. 1997 елдан авыл “Батыр кул” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Хәзерге вакытта 7: “Әгълиев Р.М.”, “Әгълиев Д.Р.”, “Әгълиев И.Р.”. “Әгълиев Р.Р.”, “Хәйриев И.Р.”, “Кәлимуллин Р.Р.”, “Бәйрәмов Р.Ф.” крәстиян фермер хуҗалыгы (үсемлекчелек, сөт терлекчелеге); “Әхмәтов Н.Н.” известь карьеры һәм “Агрохимсервис+” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1926 елда – урта (шулай ук Туйма, Татар Кокшаны, Песәй, Бәзәкә торак пунктларыннан балалалар укый), 1930 елларда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1986 елда – урта, 2009 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (бинасы 1989 елда бинасы төзелә).

1989 елдан мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли (нигезләүчесе − Ф.Ф.Шәяхмәтов, 2003 елда А.Б.Миңнәхмәтов тарафыннан яңартыла).

Авылда балалар бакчасы (1930 елларда ачыла, 1997 елда ябыла, 2002 елда яңадан ачыла, 2015 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), “Азат” мәчете (1998 елдан) бар.

Авылда төбәк күләмендә әһәмияткә ия тарихи ядкәр – ак чехлар тарафыннан атып үтерелгән кызыл партизан, шушы авыл кешесе З.Ш.Шакировның (1896−1918) кабере саклана.

Күренекле кешеләре

В.М.Гыйззәтуллина (1946−2001) – җырчы, ТАССРның, Каракалпак АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты (2015 елда авыл мәдәният йорты бинасына мемориаль такта куела);

Р.Р.Кәлимуллин (1994 елда туган) – халыкара класслы спорт остасы, билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы;

Н.Г.Мәҗитов (1900−1989) – журналист, “Бондюг эшчесе” газетасы мөхәррире (1929−1933 елларда), “Кызыл Татарстан” газетасының бүлек мөдире (1937 елдан), Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Д.Ш.Сираев (Дифгать Сирай) (1933−1985) – шагыйрь, журналист, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Халык саны

1795 елда – 167 ир заты;
1859 елда – 669,
1897 елда – 1096,
1911 елда – 1291,
1920 елда – 1517,
1926 елда – 1363,
1938 елда – 1044,
1949 елда – 767,
1958 елда – 704,
1970 елда – 573,
1979 елда – 471,
1989 елда – 399,
2002 елда – 394,
2010 елда – 414,
2017 елда – 425 кеше (татарлар).